Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында өлкәннәр белән эшләүдә социаль-хезмәт тернәкләндерү технологияләре актив кулланыла.
18 апрельдә Түбән Камада «Абилимпикс» төбәк чемпионаты кысаларында II Республика «Мөмкинлекләр фестивале» узды.
«Сүнмәс йөрәкләр» – Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында уңышлы эшләүче эчке «көмеш» волонтерлар отряды шулай атала. Ул 17 социаль хезмәт алучыны берләштерә.
Күптән түгел Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Бәхетле гаилә әлифбасы» клубы кысаларында мөһим темага – баланың тумыштан балигъ булганчыга кадәр психик үсешендә ата-аналарның роленә багышланган чара узды.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр янгын сүндерү бүлегендә булдылар. Чара «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында оештырылган.
Татарстан Республикасында 2024 елның июленнән Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәмендә 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру башланды.
29 апрельдә республиканың барлык тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-ана көннәре узачак. Мондый чаралар инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар арасында бик популяр.
Илдә ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» патриотик акциясе старт алды. Аңа Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дә кушылды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физкультурасы буенча комплекслы дәрес узды. Табиб Эльвира Низамова йөрәк-кан тамырлары авырулары, аларны профилактикалау һәм дәвалау ысуллары турында лекция укыды. Аннары инструктор Марина Атласова социаль хезмәтләр алучыларны скандинавия йөреше өчен таякларны дөрес кулланырга өйрәтте.