«Геройлар вакыты» программасында катнашучы Министрлыкның аппарат киңәшмәсендә катнашты

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында ведомство җитәкчелеге катнашында атналык аппарат киңәшмәсе узды. Чарада шулай ук Россия герое Рәсим Баксиков та катнашты. Ул махсус хәрби операциясендә катнашучылар һәм ветераннар өчен «Геройлар вакыты» президент белем бирү программасында катнаша, һәм якындагы стажировка атнасы дәвамында Рәсим Рәшит улы Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге белән танышачак.

«Тармакта 10 мең кеше эшли. Ведомство карамагында 146 учреждение бар, шулай ук һәр районда мәшгульлек хезмәте, социаль яклау бүлеге бар», – дип сөйләде министр Эльмира Зарипова.

Рәсим Баксиков үзе үзенең карьера тарихы белән уртаклашты, РФ Хәрби Көчләрендә хезмәт итүдән тыш, кайда һәм кем булып эшләве турында сөйләде.

Киңәшмәнең рәсми өлешеннән соң социаль хезмәткәр Вера Шумкова бүләкләнде. Ул Яңа Чишмә районындагы «Кайгырту» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 2008 елның гыйнварыннан бирле эшли. Тармакта аның гомуми эш стажы 17 елдан артык. Вера Шумкованың югары профессионализмын, аның кешелеклелеген һәм эшенә тугрылыгын социаль хезмәтләр алучылар һәм аларның туганнары да билгеләп үтә. Бүген социаль хезмәткәргә намуслы хезмәте өчен рәхмәт хаты тапшырылды.

Рәсим Баксиковның Министрлыкта стажировкасы бер атна дәвам итәчәк. Аның профильле һәм башка чараларда катнашуы планлаштырыла. Иртәгә Рәсим Рәшит улы ведомство җитәкчелеге белән Казанның Яңа Савин районындагы мәшгульлек үзәгендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International