«Ветеран» үзәгендә тернәкләнүчеләр медицина тикшерүе узды

2025 елның 1 августы, җомга

Әлмәт җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре «Сәламәтлек» милли проекты кысаларында «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булдылар. Визит барышында алар социаль хезмәт алучылар өчен бушлай тикшерү уздырдылар. Тикшерү кан басымын үлчәүне, канны глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсенә анализлауны үз эченә алды.

Диагностик процедуралар уздырганнан соң белгечләр шикәр диабеты һәм гипертонияне профилактикалау буенча индивидуаль консультацияләр һәм киңәшләр бирделәр, бу авырулар үсеше куркынычын ничек киметергә икәнен аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International