Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында саф һавада социаль анимация элементлары белән спорт бәйрәме оештырылды.
Белгеч Гөлчәчәк Карпова программага команда эстафеталарын кертте. Аерым ярышлар тәрбияләнүчеләрнең когнитив сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.
«Социаль хезмәтләр алучыларның бер-берсенә карата эмпатиясен үстерүгә юнәлдерелгән мондый чаралар безнең тәрбияләнүчеләр өчен бик мөһим. Алар коллективта микроклиматны яхшырта, учреждениедәге күршеләргә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Команда эстафеталарына хас ярыш рухы социаль хезмәтләр алучыларның тернәкләнү потенциалын активлаштырырга ярдәм итә, хәрәкәт һәм коммуникатив күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә», – ди Гөлчәчәк Карпова.