ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2025 ел
сишәмбе

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков Яшел Үзән районында яңа интернат-йорт төзелешенең барышы белән таныштылар.

«Айджиэс Агро» ҖЧҖ 146 хезмәткәргә 22 115,6 мең сум түләгән.

Ватанны саклаучылар елы чаралары кысаларында Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без хәтерлибез. Без горурланабыз» чарасы узды. Аны социаль педагог Нурания Сираҗиева үткәрде.

Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучыларның туганнарын карау күнекмәләренә өйрәтү дәвам итә. Өлкәннәрне һәм инвалидларны карау күнекмәләренә «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында бушлай өйрәнергә мөмкин.

Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мульттерапия» технологиясе буенча эш дәвам итә.

Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Нептун көне» музыкаль-спорт күңел ачуы оештырылды.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына Ветераннар советының «көмеш» яшендәге волонтерлары кабат килде.

Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар фетрдан акча янчыгы тегү буенча мастер-класста катнаштылар.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә эш кайный – социаль хезмәт алучылар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен коры душ ясауда һәм зур булмаган мендәрләр тегүдә актив катнашалар.

«Хезмәт кешесе» милли премиясе Россиянең барлык төбәкләрендәге күренекле кешеләргә биреләчәк. Премия Россия төбәкләрендә эшче һөнәрләренең абруен ныгытуга һәм хезмәт казанышларын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Яңа еллык премия икътисадның реаль секторы хезмәткәрләренең казанышларын тану символы булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International