Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Өйдә көтәбез!» акциясендә актив катнаша

2025 елның 1 августы, җомга

«Өйдә көтәбез!» акциясе кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары, менталь тайпылышлары булган яшьләр даими рәвештә махсус хәрби операция сугышчылары өчен открыткалар һәм талисманнар әзерлиләр.

Акциянең максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү.

Узган чарада төсле кәгазь һәм фетр кулланып открыткалар ясадылар, ихлас сүзләр һәм иң изге теләкләр яздылар.

Тирән патриотик мәгънәгә ия иҗади чара халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең даими партнеры, «көмеш» волонтер Людмила Сәйфетдинова җитәкчелегендә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International