Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиковның стажировкасы башланды.
Рәсим Рәшит улы махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен «Геройлар вакыты» президент белем бирү программасында катнаша.
Стажировка бер атна дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә «Геройлар вакыты» программасында катнашучы Министрлык эшчәнлеге юнәлешләре, аның функцияләре, бурычлары, структурасы, тармак норматив хокукый актлары, республиканың муниципаль берәмлекләре һәм федераль хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек тәртибе белән танышачак. Шулай ук Рәсим Баксиковның профильле һәм башка чараларда, эшлекле очрашуларда һәм киңәшмәләрдә катнашуы планлаштырыла.
Стажировканың беренче көне аппарат киңәшмәсендә катнашудан башланды. Министр Эльмира Зарипова ведомство коллективын Рәсим Рәшит улы белән таныштырды, кунакка Министрлык эшчәнлеге турында сөйләде.
.jpg)