«Сугышчан туганлык» оешмасы әгъзалары «Шатлык» үзәге көче белән тернәкләнә

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Зәйдә өлкәннәргә көнкүреш ярдәме күрсәтүче «Бер сәгатькә ул» социаль проектында катнашучылар «Шатлык» социаль ярдәм үзәгендә комплекслы тернәкләндерү курсына керештеләр. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу чара «Шатлык» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өйдә социаль хезмәт алучы ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга даими рәвештә ярдәм итүче активист-волонтерларның физик формасын саклап калуга юнәлдерелгән.

Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары арасыннан волонтерлар ялгыз хезмәт ветераннарына һәм өлкәннәргә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр, төрле йөкләмәләрне үтиләр. Әмма даими йөкләнешләр арыганлык һәм эмоциональ януга китерә. Нәкъ менә шуңа күрә социаль ярдәм үзәге үзенең актив ярдәмчеләренә организмны торгызу һәм сәламәтлекне ныгыту программасын тәкъдим итте.

«Бер сәгатькә ул» проекты гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы рәисе гранты хисабына гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International