Министр Эльмира Зарипова яңа «Игелек йорты» учреждениесе төзелешенең барышы белән танышты

2025 елның 5 августы, сишәмбе

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков Яшел Үзән районында яңа интернат-йорт төзелешенең барышы белән таныштылар.

8 620 квадрат метр мәйданлы ике катлы заманча бинада кабул итү-карантин бүлеге, изолятор, җитештерү бүлмәләре һәм аш бүлмәсе булган ашханә, торак бүлмәләр, административ һәм медицина блоклары каралган. Яңа «Игелек йорты»ның сыйдырышлылыгы 120 койка-урын тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, төзелеш узган елда башланып китте. 2025 елда проект «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль программасына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International