«Өмет чаткысы» үзәгендә тәрбияләнүчеләр мульттерапия белән шөгыльләнә

2025 елның 5 августы, сишәмбе

Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мульттерапия» технологиясе буенча эш дәвам итә.

Мульттерапия – ул коллектив анимацион иҗат чаралары ярдәмендә үсеш үзенчәлекләре булган балаларны тернәкләндерү һәм иҗади социализацияләү ысулы. Дәресләрдә балалар төркемчәләрдә берничә этапта эшлиләр. Эшнең беренче этабында эшләү өчен сюжет һәм материал сайлыйлар, икенче этапта геройлар, мультфильм фоны өстендә эшлиләр. Өченче этап мультфильм төшерүгә нигезләнгән. Мультфильм кадрлар буенча, stop motion техникасын кулланып ясала.

Йомгаклау этабы иң кызыгы – балалар монтажлыйлар. Балалар барлык алынган кадрларны компьютер программасы ярдәмендә бер видеога тоташтыралар. Аннары туры килә торган музыкаль озата бару, тавыш эффектлары һәм персонажларның үзләрен тавышландыру сайлап алына.

Социаль педагог Айзилә Шиһапова мультфильм төшерү барышында балаларның рәссам, режиссер, сценарист, оператор ролен үз өстенә алуларын, бер-берсе белән килешергә, үз гамәлләрен килештерергә, уртак нәтиҗәгә ирешергә өйрәнүләрен раслый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International