Россиядә ел саен үткәрелә торган яңа «Хезмәт кешесе» премиясе булдырылды

2025 елның 5 августы, сишәмбе

«Хезмәт кешесе» милли премиясе Россиянең барлык төбәкләрендәге күренекле кешеләргә биреләчәк. Премия Россия төбәкләрендә эшче һөнәрләренең абруен ныгытуга һәм хезмәт казанышларын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Яңа еллык премия икътисадның реаль секторы хезмәткәрләренең казанышларын тану символы булачак.

Җиңүчеләрне сайлап алу түбәндәге критерийлар буенча узачак:

- «Технологик лидер»;

- «Иң яхшы остаз»;

- «Яшь белгеч»;

- «Гаилә хезмәт династияләре»;

- «Ветераннар советы»;

- «Хезмәт патриотик тәрбиясе».

Һәр төбәктә өч лауреаттан артык булмаска тиеш. Төбәк оештыру комитетлары алты критерийның кайсылары буенча сайлап алыначагы турында карарны мөстәкыйль кабул итә.

Бүләкләү «Хезмәт иминлеге һәм хезмәтне саклау» халыкара махсуслаштырылган күргәзмә-форумы мәйданчыгында узачак.

Премия лауреатлары кыйммәтле бүләкләр һәм истәлекле билгеләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International