«Астра» үзәгендә музыкаль-спорт күңел ачу чарасы узды

2025 елның 5 августы, сишәмбе

Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Нептун көне» музыкаль-спорт күңел ачуы оештырылды.

Балалар диңгезләр патшасы Нептун идарә иткән әкияти илгә китәләр. Аларның төп бурычы – хәзинәләр тутырылган сандыкның тылсымлы ачкычын табу иде. Моның өчен катнашучыларга кызыклы биремнәр башкарырга тәкъдим ителде.

Бәйрәм җылы һәм күңелле уен атмосферасында узды. Чара сабын куыклары тамашасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International