Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучыларның туганнарын карау күнекмәләренә өйрәтү дәвам итә. Өлкәннәрне һәм инвалидларны карау күнекмәләренә «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында бушлай өйрәнергә мөмкин.
Үзәк базасында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эшли. Анда аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучылар өстәмә белем һәм күнекмәләр ала. Практик күнекмәләрне эшкәртү өчен кабинет техник тернәкләндерү чаралары, шулай ук манекен-тренажер белән җиһазландырылган. Дәресләр төркемнәрдә һәм шәхси рәвештә өйдә үткәрелә.
Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә алган белем һәм күнекмәләр аз хәрәкәтләнүче гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.