Ватанны саклаучылар елы чаралары кысаларында Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без хәтерлибез. Без горурланабыз» чарасы узды. Аны социаль педагог Нурания Сираҗиева үткәрде.
Дәрескә үзәк педагоглары чакырылган иде. Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында сөйләделәр. Директор урынбасары Наталия Сергеева балаларга үзенең апасы, табиб–медицина хезмәте лейтенанты Александра Королева турында сөйләде, ул сугышны кыр госпиталендә яраланганнарга операция ясап узган. Балалар аның хәрби бүләкләрен кызыксынып карадылар.
Дефектолог Инна Нурмиева туганы Валентин Ежковның батырлыгы турында сөйләде.
Оештыручы сүзләренчә, мондый чаралар балаларда патриотлых хисе, үз халкы өчен горурлык, сугышканнарга хөрмәт һәм рәхмәт хисе тәрбияләргә ярдәм итә.