Балтач районы ветераннары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән азык-төлек җыелмаларын алдылар.
22 апрель көнне Арчада «Абилимпикс» төбәк чемпионаты кысаларында II Республика «Мөмкинлекләр фестивале» узды.
Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды. Укытучы белән бергә алар үзәктә яшь миләш агачлары утырттылар.
23 апрель көнне Екатеринбургта һөнәри осталык буенча «Профессионаллар 2025» чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабы ярышлары узды.
Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Җиңү символы – Георгий тасмасын кулланып декоратив брошь ясау буенча мастер-класс узды. Чарага «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар чакырылган иде.
Үзенең юбилеен Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәннәре, Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы Рәҗибә Корбангалина билгеләп үтте.
«Ветеранга кунакка» Бөтенроссия акциясе кысаларында Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге белгечләре 93 яшен тутырган тыл хезмәтчәне Шәмсикамал Муллахмәтовага бардылар.
Юл хәрәкәте иминлеген арттыру, балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау максатында Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында мәктәп укучылары – яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән очрашу оештырылды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында яңа форматта төрле патриотик чаралар үткәрелә.
Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы гуманитар ярдәм күрсәтте.