Югары Ослан районында социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы узды

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Югары Ослан районында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Ведомствоара исәптә торучы гаиләләрне патронлаштыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм ике гаиләгә сигнал карталарын карадылар.

Профилактика субъектлары бер гаиләне патронлаштыруның төп этабына күчерү һәм бер гаиләне патронлаштыруның йомгаклау этабын озайту турында карар кабул иттеләр.

Сигнал карталарын карау йомгаклары буенча консилиум әгъзалары балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе алдында социаль куркыныч хәлдә булган гаилә буларак бер гаиләне ведомствоара исәпкә кую турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә карар кылды. Башка гаиләгә карата балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясенә мәгълүмати хат җибәрү турында карар кабул ителде.

Хәзерге вакытта «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасында Югары Ослан районыннан 6 гаилә тора, аларда 11 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International