Министрлыкта Яшьләр парламенты вәкилләре белән очрашу узды

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында ведомство җитәкчелеге Яшьләр парламенты вәкилләре белән очрашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль мәсьәләләр комиссиясе яшьләрнең хезмәт активлыгына һәм эшкә урнашуына ярдәм итү, хезмәт хокуклары мөнәсәбәтләре өлкәсендә яшьләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, яшь гаиләләргә ярдәм итү, шулай ук яшьләрне социаль яклау институтларын үстерү белән шөгыльләнә.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Министрлык эшчәнлегенең юнәлешләре, ведомство карамагындагы учреждениеләрнең эше турында сөйләде. Министр урынбасары хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләсенә аерым игътибар бирде – бу Министрлыкның мөһим функциясе.

Очрашу кысаларында республиканың хезмәт базары торышы, гражданнарның аерым категорияләрен эшкә урнаштыру һәм укыту программалары һ. б. турында сөйләштеләр.

Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков та катнашты. Исегезгә төшерәбез, ул махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен «Геройлар вакыты» президент белем бирү программасында катнаша һәм бу атна дәвамында Министрлыкта стажировка уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International