«Нур» яшүсмерләр клубы базасында Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече «Яшүсмерләр арасында алкоголизмны профилактикалау» темасына чара үткәрде.
Чарада авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләр катнашты. Яшүсмерләргә алкогольнең яшь организмга зыяны, алкоголь эчемлекләр куллануның куркынычы турында сөйләделәр.
Чара «Яшүсмер һәм хәмер» фильмын карау һәм буклетлар тапшыру белән тәмамланды.