Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә юл йөрү кагыйдәләре буенча чара узды.
Тәҗрибәле остазлар белән бергә балалар юл куркынычсызлыгы дөньясы буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар. Үзәк педагоглары интерактив программа әзерләгәннәр иде, ул укыту процессын мөмкин кадәр файдалырак һәм истә калырлык итәргә ярдәм итте.