Министрлыкта мәшгульлек өлкәсе хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне билгеләделәр

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында мәшгульлек өлкәсе хезмәткәрләре арасында Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы узды. Анда бөтен республикадан «Россия эше» кадрлар үзәкләренең иң яхшы белгечләре катнашты.

Конкурс тәҗрибә уртаклашу, практикалар турында фикер алышу һәм гадел ярышлар өчен мәйданчык булды. Министр урынбасары Клара Таҗетдинова рәислегендә комиссия иң көчлеләрне сайлады:

- Айгөл Бакулина, Татарстан Республикасы кадрлар үзәге (Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары) профконсультанты – төбәкнең иң яхшы профориентаторы;

- Лилия Кузнецова, ТР кадрлар үзәгенең Әлмәт районы буенча өлкән инспекторы – иң яхшы карьера консультанты;

- Ләйсән Нейсарова, Яр Чаллыдан белгеч – сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, МХО катнашучылары белән эшләүдә иң яхшысы;

- Әлмәт районы буенча Татарстан Республикасы кадрлар үзәге – 1 дәрәҗәдәге иң яхшы үзәк.

Җиңүчеләр Мәскәүдә конкурсның федераль этабында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International