Бүген Казанда Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар турында брифинг узды. Чарада министр Эльмира Зарипова чыгыш ясады. Ул инвалид гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Татарстанда инвалид 274 657 сайлаучы яши. Алар арасында 43 383 кешенең ныклы функциональ бозулары бар, алар тавыш бирүне оештырганда аерым игътибар таләп итә.
Иң күбе терәк-хәрәкәт аппараты бозылган гражданнар – 24 600 кеше. Бу коляскаларда хәрәкәт итүчеләр дә (20 477 кеше), протезлар кулланучылар да (4 123 кеше). Татарстанда 11 меңнән артык кешенең ишетү сәләте бозылган, 8 меңгә якын кешенең – күрү сәләте, 78 кеше озата баручы эт ярдәменнән файдалана.
Коляскаларда хәрәкәт итүче сайлаучылар өчен махсус хәрәкәт маршрутлары эшләнә. Кирәк булган урыннарда вакытлы пандуслар куела, ишек уемнары киңәйтелә, бусагалар алына. Тавыш бирү кабинкалары коляска иркен керә алсын өчен киңрәк итеп эшләнә. Мондый кабиналарда өстәлләр уңайлы биеклектә куела.
Ишетү сәләте бозылган сайлаучылар өчен сайлау участокларында ишарәләр теленнән тәрҗемәчеләр эшләячәк. Министрлык Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең Татарстан республика бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлек итә, ул бу эшне оештыруда ярдәм итә.
Күрү сәләте бозылган сайлаучылар өчен Брайль шрифты белән махсус трафаретлар әзерләнә. Алар ярдәмендә сайлаучы бюллетеньне мөстәкыйль тутыра ала. Шулай ук, начар күрүче сайлаучылар таныша алсын өчен, участоклардагы барлык мәгълүмати материаллар эре шрифт белән бастырыла.
Сайлаучыларның аерым категориясе – социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә яшәүче яки өйдә социаль хезмәтләр алучы кешеләр. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда, психоневрологик интернатларда тавыш бирү хокукына ия 1 940 кеше яши. Алар өчен я учреждениедә тавыш бирү оештырыла, я сайлау участогына бару өчен шартлар тудырыла.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре аша актив сайлау хокукына ия 13 614 кешегә өйләрендә хезмәт күрсәтелә. Аларның 30 % якыны – урын өстендәге кешеләр, аларга өйләрендә тавыш бирү мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк. Социаль хезмәткәрләр аларга тавыш бирү бинасыннан читтә тавыш бирү турында гариза бирергә булышалар.
Аерым игътибар 80 яшь һәм аннан өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга бирелә. Йортларны йөреп чыгу кысаларында аларга булачак сайлаулар турында хәбәр итәләр, тавыш бирүгә әзерләнергә ярдәм итәләр.
Муниципаль берәмлекләрдә төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр территориаль сайлау комиссияләре, социаль яклау органнары, инвалидларның иҗтимагый оешмалары белән бергә эшлиләр. Алар сайлау участокларының һәркем файдалана алырлык булуы мәсьәләләрен хәл итә, мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучыларга ярдәм итәчәк волонтерлар эшен оештыра.