Клиентларга юнәлтелгән алым – Татарстанның мәшгульлек хезмәтенең төп юнәлеше

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында мәшгульлек хезмәте органнарын комплекслы модернизацияләү дәвам итә. Аның төп юнәлешләреннән берсе – мәшгульлек хезмәте, эш эзләүчеләр һәм эш бирүчеләр арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итәчәк клиентларга юнәлтелгән система булдыру.

Системаны кертүнең беренче этабы – барыннан да ешрак мәшгульлек хезмәтенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче клиентларның профильләрен төзү. Бу ярдәм чаралары һәм мәшгульлек үзәгенең яңа сервислары юнәлдерелгән гражданнар категориясен җентекләп тасвирлау өчен, шулай ук клиентларның ихтыяҗларына, күнекмәләренә һәм сорауларына игътибар юнәлтү өчен кирәк.

Беренче итеп инвалид гражданга профиль төзелде. 2025 елның гыйнварыннан мәшгульлек хезмәтенә 11 мең граждан мөрәҗәгать иткән, шуларның 650 – инвалидлар. Профиль төзү өчен мәшгульлек хезмәте белгечләре гражданнардан сораштырулар үткәрделәр, клиентларның типик ихтыяҗларын һәм кыйммәтләрен генә түгел, ә аларның мавыгуларын да ачыкладылар. Мәсәлән, инвалид гражданнарның бакчада эшләргә, өй казылыклары ясарга, вак көнкүреш техникасын ремонтларга, газета һәм китаплар укырга яратулары билгеле булды.

Клиент профилен төзегәннән соң маршрут булдырылды – инвалидның мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итүеннән алып, проблемалы нокталарны билгеләү белән эшкә урнашуга кадәр. Аларны тирәнтен өйрәнгәннән соң, белгечләр мәшгульлек үзәге ярдәм чараларын алу процессын оптимальләштерә торган карарлар картасын эшләделәр. Гади сүзләр белән әйткәндә – белгечләр клиентларның тәҗрибәсен өйрәнә һәм эш эзләүче һәм эш бирүчеләрнең юлын җиңеләйтә, һәм бу системаны кертүнең икенче этабы.

Бүгенге көнгә 5 категория гражданнар өчен клиент юлларының профильләре һәм маршрутлары оптимальләштерелгән инде: балалы ата-аналар, озак вакытлы тәнәфестән соң гражданнар, эш бирүчеләр һ. б. Хәзер мәшгульлек хезмәте белгечләре махсус хәрби операциядә катнашучылар белән эшли.

Инвалид профиле һәм маршруты, Татарстан Республикасының клиентларга юнәлтелгән кодексы Россия Хезмәт министрлыгының Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтының федераль компетенцияләр үзәге тарафыннан илнең иң яхшы практикалары исемлегенә кертелгән.

Беренче нәтиҗәләр бар инде. Мәшгульлек үзәкләрендә гражданнар белән эшләү буенча 20дән артык яңа сервис кертелә, шул исәптән хезмәткәрләрнең хокукларын яклау буенча мәгълүмати хезмәтләр, эш бирүчеләрне видеопрезентацияләү, «Россия эше» порталында шәхси кабинет булдыруда ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International