27 март көнне Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөтендөнья театр көненә багышланган чара узды. Социаль эш буенча белгеч Наталья Самаркина социаль хезмәт алучыларга бу дата турында сөйләде, традицион рәвештә бу көнне театр фестивальләре, яңа спектакльләрнең премьералары узуын билгеләп үтте. Әмма быел, эпидемиологик хәл аркасында, алар барысы да онлайн-режимда узды.
Очрашуда катнашучылар өчен Казан театрлары буйлап виртуаль экскурсия оештырылды. Чара Мәскәү шәһәренең «Театр һәм кино актерлары бердәмлеге» театр үзәге куелышында Светлана Алексиевичның «Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел» повесте буенча спектакль карау белән тәмамланды.