Узган атна ахырында Татарстан Республикасында 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарга азык-төлек һәм медикаментлар китерүгә заказлар кабул итү буенча колл-үзәге эшли башлады.
Республикада яшәүчеләр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кайнар элемтә телефонына мөрәҗәгать итә һәм социаль ярдәмгә булган ихтыяҗларын белдерә ала – 8 (843) 598-3-598).
Бүген 14.00 сәгатькә республиканың 372 кешесе кайнар элемтә телефонына мөрәҗәгать итте инде, аларның күбесе Казан шәһәреннән. Кичә кайнар элемтә операторлары 50 шалтырату кабул итте.
Күпчелек очракта, ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар үзләренә беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм дарулар китерүне сорый.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең контакт телефоннары исемлеген (ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек китерү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә) монда карагыз >>.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, республикада Гомумроссия халык фронтының кайнар элемтәсе – 8-800-200-34-11 һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең бердәм колл-үзәге – 8 (843) 238-10-00 эшли.