Интернат-йортларда яшәүчеләр заманча элемтә чаралары ярдәмендә аралашалар

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатларында республикада махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда яшәүчеләр вакытлыча учреждениедән читкә китә алмауларына аңлап карыйлар. Алар белгечләрнең барлык киңәшләрен дә үтиләр.

Учреждение персоналы социаль хезмәт алучыларның буш вакытын бизәү өчен барысын да эшли. Югары Ослан интернат-йортында, мәсәлән, белгечләр үз карамагындагыларны заманча элемтә чаралары ярдәмендә аралашырга өйрәтәләр. Нина Майорова үз-үзеңне изоляцияләү шартларында туганнарына видео ярдәмендә шалтырата. Мондый аралашу күнекмәләренә ул компьютер грамоталылыгы буенча дәресләрдә өйрәнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International