Республикада социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә оештырылган кайнар элемтәләр эшен дәвам итә.
Белгечләр волонтерлар тарафыннан 65 яшьтән өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарга азык-төлек һәм дару препаратлары китерүне оештыруда булышалар. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре волонтерлар белән берлектә өлкән яшьтәге гражданнарга баралар. Кирәк булса, эшкә күчмә мобиль бригадалар белгечләрен җәлеп итәләр.
Бүген кайнар элемтәгә Кама Тамагында яшәүче Шагит Билалов та мөрәҗәгать итте. Социаль хезмәткәрләр аңа өенә медицина препаратлары китерде.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең контакт телефоннары исемлеген (ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек китерү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә) монда карагыз >>.