Эшсезлек буенча пособие билгеләү тәртибе, күләме һәм сроклары «РФ халыкны эш белән тәэмин итү турында» законы белән билгеләнә.
Эшсезлек буенча пособиенең минималь һәм максималь күләме ел саен Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә. Әйтик, «2020 елга эшсезлек буенча пособиенең минималь һәм максималь күләме турында» 2020 елның 27 мартындагы 346 номерлы РФ Хөкүмәте Карары белән түбәндәге билгеләнә:
- эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 1 500 сум.,
- эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 12 130 сум.
Карар басылып чыккан көннән – 2020 елның 30 мартыннан үз көченә керде.