ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе туры эфирда татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Иртәгә, 9 апрельдә, Татарстан Республикасында COVID-19га каршы көрәш штабы «Эшләми торган атна чорында хезмәт хокуклары турында» дигән темага туры эфир уздырачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.

Татарстанлыларның сорауларына ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов җавап бирәчәк.

Туры эфир штабның @stopcovid19.tatarstan Инстаграмдагы рәсми аккаунтында узачак. Сораулар директта кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International