Курчак театры – кечкенә балаларның иң яраткан тамашаларының берсе. Курчак театрында балалар таныш уенчыклар күрә, ә тылсымлы вакыйгалар аларны мавыктыргыч дөньяга күчерә.
3 апрель көнне Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Курчак театры яшәсен!» дигән чара оештырылды. Аның максаты – балаларны театр тарихы белән таныштыру, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, хис-тойгыларны мимика, жестлар һәм тавыш белән күрсәтергә өйрәтү.
Спектакль башланыр алдыннан балалар театр тарихы турында мәгълүмат тыңладылар, аннары рольләрне бүлештеләр, репетицияләр үткәрделәр. Аннары алар кече һәм өлкән төркем балалары алдында чыгыш ясадылар. «Снегурушка һәм төлке» һәм «Кызыл калфак» әкиятләре яшь тамашачының күңеленә хуш килде.