7 апрель көнне Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган спорт бәйрәме узды. Әлеге чара яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗны формалаштыру, спорт төрләре белән кызыксынуны пропагандалау һәм үстерү максатыннан үткәрелде.
Һәр балага башкару өчен төрле биремнәр язылган маршрут бите таратылды. Барлык тәрбияләнүчеләр дә сынауларны бик теләп үттеләр.
Нәтиҗә ясаганнан соң, приют директоры Айрат Мәүлеев балаларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.