2020 елның 8 апреленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 12 929 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 561 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,63 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 38 499 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 1 522 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,33 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 806 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 742 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 25 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.