Гомуми изоляция режимы социаль хезмәт алучылар белән дәресләрне туктатырга сәбәп түгел. Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә әнә шулай дип саныйлар.
Сүз дистанцион режимда үткәрелә торган дәресләр турында бара. Шушы көннәрдә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова учреждениенең Инстаграмдагы аккаунтында «Стрессны ничек җиңәргә?» дигән темага туры эфир үткәрде.
Дистанцион дәрестә 11 социаль хезмәт алучы катнашты. Аларга стрессның кешегә физиологик йогынтысы турында сөйләделәр, стрессны киметүнең төп ысуллары белән таныштырдылар.
Шулай ук турыдан-туры эфир вакытында психолог сулышны йомшартуга һәм тергезүгә ярдәм итә торган күнегүләр күрсәтте һәм «Диңгез ярында» дигән релаксация сеансы үткәрде.