17 апрельдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге оештырган вебинарда катнаштылар. Дәреснең темасы – «Индивидуаль карау планы. 2 өлеш».
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Осланның «Өмет утравы» комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагы өлкәннернең физик сәламәтлеген ныгыту буенча өзлексез эш алып баралар. Дәресләр үз-үзеңне изоляцияләү вакытында да дәвам итә, ә белгечләр барлык кирәкле куркынычсызлык чараларын үти.
Махсус санитар-эпидемиологик режим гамәлдә булган чорда Теләченең «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәт күрсәтүне дәвам итәләр.
Татарстан Республикасы территориясендә коронавирус инфекциясе аркасында югары әзерлек режимы кертелү сәбәпле, 2020 елның 30 апреленә кадәр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының муниципаль районнарда (шәһәр округларында) территориаль социаль яклау органнары һәм Республика матди ярдәм үзәгенең бүлекләре тарафыннан гражданнарны шәхсән кабул итү вакытлыча туктатылды.
Катлаулы эпидемиологик хәл шартларында татарстанлыларның иминлеге өчен, Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында хисап язмасын дистанцион рәвештә раслау өстенлеклерәк.
Нинди генә ерак арада булсалар да, хәзер кешеләр Интернет ярдәмендә бер-берсе белән җиңел аралаша ала. Моның өчен төрле мессенджерлар, социаль челтәрләр һәм башка мәгълүмати платформалар бар. Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимы белән бәйле хәзерге шартларда бу аеруча актуаль.
Үз халкың өчен горурлык хисе, Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата хөрмәт тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Теләченең «Чишмә» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар арасында открыткалар конкурсы игълан иттеләр.
«Үз-үзеңә психолог» программасын тормышка ашыру кысаларында, 15 апрельдә Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Максатлар белән эшләү» дигән темага туры эфир үткәрде. Чараның спикеры булып гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Ләйсән Насыйрова чыгыш ясады.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Көн саен «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең кайнар линиясенә шәһәрнең һәм районның торак пунктларыннан, ялгыз һәм ялгыз яшәүче кешеләрдән шалтыратулар килә.