Нинди генә ерак арада булсалар да, хәзер кешеләр Интернет ярдәмендә бер-берсе белән җиңел аралаша ала. Моның өчен төрле мессенджерлар, социаль челтәрләр һәм башка мәгълүмати платформалар бар. Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимы белән бәйле хәзерге шартларда бу аеруча актуаль.
«Старость в радость» хәйрия фонды Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Россиянең башка төбәкләрендәге интернат-йортлар белән иҗади очрашуда катнашырга тәкъдим итте. Алабугада бу тәкъдимгә уңай карадылар, чөнки учреждениедә үзешчән сәнгатькә зур игътибар бирелә: «Илһам» түгәрәге эшләп килә, өлкәннәр бию, җыр белән шөгыльләнәләр, шигырьләр укыйлар.
Үзенең иң яхшы номерларын әзерләп, интернат-йортның иҗади активы беренче тапкыр видеоэлемтә буенча концертта катнашты. Алабугалылар интернат-йорт турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.
Иҗади очрашуның мондый форматы Алабуга интернат-йортында яшәүчеләргә бик ошады. Татарстанның һәм Россиянең башка учреждениеләрендәге дуслар белән дистанцион рәвештә, санитар-эпидемиология режимын бозмыйча гына да аралашырга, үз казанышларың белән уртаклашырга һәм башкаларның уңышлары белән танышырга була икән.