«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Осланның «Өмет утравы» комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагы өлкәннернең физик сәламәтлеген ныгыту буенча өзлексез эш алып баралар. Дәресләр үз-үзеңне изоляцияләү вакытында да дәвам итә, ә белгечләр барлык кирәкле куркынычсызлык чараларын үти.
Әйтик, Мәйдан авылыннан социаль хезмәткәр Лилия Лоскутова, Александра Гришанина һәм Антонина Фролочкина белән бергә, көн саен зарядка ясауны кагыйдә иттеләр.
Ә менә Рус Макылыннан Жанна Бизяева Лидия Додонова белән инде ничә ай дәвалау физик культурасы буенча дәресләр үткәрәләр.
Елена Абдрахманова, Яр буе Морквашы авылы социаль хезмәткәре, үзләренең аз хәрәкәтләнүче өлкәннәре белән вак моторика өчен күнегүләрне һәм бармак гимнастикасын өстен күрә.
Өлкән яшьтәге кешеләргә һәрвакыт физик күнегүләр ясарга киңәш ителә. Нәкъ менә шул яшьтә гимнастика сәламәтлекне ныгыту өчен зур әһәмияткә ия һәм актив тормыш дәвамлылыгын арттырырга ярдәм итә. Өлкәннәр хәрәкәттә чикләнгән вакытта мондый дәресләр аеруча актуаль.
Мондый дәресләрдән соң өлкәннәрнең кәефләре яхшыра һәм тормыш тонусы күтәрелә.