«Чишмә» комплекслы үзәге «Җиңү открыткасы» дигән конкурс игълан итте

2020 елның 17 апреле, җомга

Үз халкың өчен горурлык хисе, Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата хөрмәт тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Теләченең «Чишмә» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар арасында открыткалар конкурсы игълан иттеләр.

Иҗади чараның максаты – халкыбызның, сугыш елларында кешеләрнең батырлыгы турында тарихи хәтерне саклау.

Балалар эшкә бик теләп тотындылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча Җиңү көненә багышланган стенд ясау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International