«Шәфкать» үзәге социаль хезмәт алучыларны дөрес итеп максат куярга өйрәтә

2020 елның 17 апреле, җомга

«Үз-үзеңә психолог» программасын тормышка ашыру кысаларында, 15 апрельдә Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Максатлар белән эшләү» дигән темага туры эфир үткәрде. Чараның спикеры булып гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Ләйсән Насыйрова чыгыш ясады. Туры эфир оешманың Инстаграмдагы @csontukay рәсми сайтында узды.

Чара тормышта максат кую күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Туры эфирда катнашкан балаларга һәм ата-аналарга максатларны дөрес куюның мөһимлеге турында сөйләделәр.

Чарада 30 кеше катнашты, алар арасында 8 социаль хезмәт алучылар да бар иде. Эфир вакытында психолог «Дөньяның барлык хәзинәләре», «Тормыш тәгәрмәче» күнегүләрен үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International