17 апрельдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге оештырган вебинарда катнаштылар. Дәреснең темасы – «Индивидуаль карау планы. 2 өлеш».
Чара өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында оештырылды. Уку барышында катнашучылар өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карауның индивидуаль планы этаплары турында тулы мәгълүмат алдылар. Моннан тыш, экспертлар семинарда катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында кертелә.