РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язмасын өйдән чыкмыйча гына расларга мөмкин

2020 елның 17 апреле, җомга

9 нчы апрельдән бөтен ил буенча гражданнарга эшсез сыйфатында теркәлү өчен гаризаны һәм эшсезлек буенча пособиене «Работа в России» (trudvsem.ru) порталы аша онлайн рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә торган тәртип эшли башлады.

Гаризаны дистанцион рәвештә бирү өчен, гражданнарның Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (БИАС) расланган хисап язмасы булырга тиеш. Аны күп функцияле үзәкләрдә һәм ТР буенча РПФның район идарәләрендә алырга мөмкин.

Катлаулы эпидемиологик хәл шартларында татарстанлыларның иминлеге өчен, БИАС хисап язмасын дистанцион рәвештә раслау өстенлеклерәк. Хисап язмасын дистанцион рәвештә раслау хезмәтеннән Сбербанк, Тинькофф Банкы һәм Почта Банкы клиентлары файдалана ала.

Шушы көннәрдә РФ Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмасын интернет-банкта һәм мобиль кушымтада раслау һәм теркәү функциясен Ак Барс Банкы да кертте. Теркәлү буенча тулырак инструкция белән монда танышырга мөмкин >>.

Расланган хисап язмасы ярдәмендә Порталдагы барлык электрон хезмәтләргә һәм сервисларга керү мөмкинлеге бар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Работа в России» порталына гариза биргәннән соң, гражданны эшсез дип тану һәм эшсезлек буенча пособие билгеләү яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәкләре тарафыннан башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International