«Чишмә» үзәге белгечләре гражданнар белән COVID-19 таралуны кисәтү буенча профилактик эш алып баралар

2020 елның 17 апреле, җомга

Махсус санитар-эпидемиологик режим гамәлдә булган чорда Теләченең «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәт күрсәтүне дәвам итәләр.

Бүгенге көндә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 145 өлкән яшьтәге граждан хезмәт ала. Алар белән COVID-19 яңа коронавирус йогышын профилактикалау буенча инструктаж үткәрелә. Шулай ук комплекслы үзәк җитәкчелеге өлкән яшьтәге гражданнарга социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын даими контрольдә тота.

Хәзерге вакытта социаль хезмәткәрләр 65 яшьтән өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга азык-төлек һәм дарулар китерү буенча актив волонтерлар булып та торалар.

Теләче муниципаль районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек китерү мәсьәләләре буенча кайнар линиясе: 8 (84360) 2-17-38.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International