Татарстанда социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре үзизоляция режимына күчәләр

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә 45 стационар оешма эшли – социаль приютлар, балалар интернат-йортлары, психоневрологик интернатлар, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, сукбайлар өчен социаль адаптацияләү урыннары. Әлеге учреждениеләрдә 5 027 кеше яши.

Яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов стационар оешмаларны үзизоляция режимына күчерергә йөкләмә бирде.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, республикада учреждениеләр үзизоляция режимына этаплап бер айга күчәчәк. Социаль хезмәт алучылар хезмәткәрләр белән бергә учреждениедә яшәячәк.

Бүгеннән бу режимга Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Питрәч районындагы 9 социаль учреждениеләр күчте. 24 апрельдән Азнакай, Арча, Бөгелмә, Яшел Үзән, Мамадыш, Саба һәм Тәтеш районнарының 12 учреждениесе яңа режимга күчәчәк. Калган 24 учреждение 27 апрельдән үзизоляциягә китәчәк.

Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, үзизоляция алдыннан учреждениеләрдә барлык кирәкле әзерлек чаралары үткәрелде. «Министрлык тарафыннан яшәүчеләрне дә, хезмәткәрләрне дә туклану белән тәэмин итү өчен кирәкле азык-төлек запасы оештырылды. Бүген сөт продукциясен һәм икмәк-күмәч әйберләрен контактсыз китерү мәсьәләләре хәл ителде», – дип ассызыклады министр.

Моннан тыш, әлеге учреждениеләр урнашкан муниципаль берәмлекләр башлыклары да ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International