Дәрвишләр интернат-йортында тәрбияләнүчеләр кулинария эшен үзләштерәләр

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортта тәрбияләнүчеләр – аш бүлмәсендә чын осталар. Балаларны социальләштерү максатыннан, алар белән мөстәкыйль тормыш күнекмәләрен өйрәтү буенча зур эш алып барыла. Әйтик, яшүсмерләрне төрле ризыклар әзерләргә өйрәтәләр.

Бүген балалар татар һәм рус кухняларының күп санлы ризыкларын әзерли ала. Аш дисеңме, балык һәм иттән ризыкларлармы, салатлар я төрле камыр ризыкларымы – балалар барына да оста. Шулай ук алар туган көннәрдә һәм башка тантаналарга бәйрәм өстәлен әзерләргә ярдәм итәләр.

«Янәшәләрендә аларга ышанучы, ярдәм итүче, кайгыртучан кешеләр булганда, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның мөмкинлекләре дә чиксез», – ди балалар интернат-йорты хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International