Эшсезлек буенча пособие күләме турында аңлатмалар

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 485 нче карары нигезендә, агымдагы елның 1 нче мартыннан алып эштән азат ителгән һәм билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган затлар, хезмәт дисциплинасын бозган өчен эштән азат ителгән хезмәткәрләрдән тыш, 2020 елның апрель-июнь айларында 12 130 сум күләмендә эшсезлек буенча пособие алачак.

1 марттан соң эшен югалткан һәм эшсезлек башланганчы бер ел дәвамында 26 атнадан да ким булмаган вакыт эчендә хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучыларга эшсезлек буенча пособие 6 ай дәвамында түләнә, шул ук вакытта:

- 1 апрельгә кадәр теркәлгән кешеләргә эшсезлек буенча пособие март аенда уртача хезмәт хакының 75% күләмендә билгеләнә (әмма эшсезлек буенча пособиенең максималь күләменнән күбрәк түгел), 1 апрельдән 30 июньгә кадәр – элекке эш урыны буенча уртача хезмәт хакына карамастан, минималь хезмәт хакы күләмендә (алга таба – МХХК), һәр балигъ булмаган балага өстәмә түләү белән, билгеләнә; ә калган эшсезлек буенча пособие түләү чорында – хезмәт хакының 60 % күләмендә, ләкин эшсезлек буенча пособиенең минималь күләменнән ким булмаган һәм максималь күләменнән күп булмаган күләмдә билгеләнә.

- 1 нче апрельдән соң эшсез дип танылганнарга эшсезлек буенча пособие, алдагы эш урыны буенча уртача хезмәт хакына карамастан, теркәлү датасыннан алып 30 июньгә кадәр минималь хезмәт хакы күләмендә, балигъ булмаган һәр балага өстәмә түләү белән, билгеләнә, ә эшсезлек буенча пособие түләүнең калган чорында – уртача хезмәт хакының 75% һәм 60% күләмендә, ләкин эшсезлек буенча пособиенең минималь күләменнән ким булмаган һәм максималь күләменнән күп булмаган күләмдә билгеләнә.

1 марттан соң эшен югалткан һәм эшсезлек башланганчы бер ел дәвамында 26 атнадан кимрәк булган вакыт эчендә хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучыларга эшсезлек буенча пособие 3 ай дәвамында түләнә, шул ук вакытта:

- 1 апрельгә кадәр теркәлгәннәр өчен эшсезлек буенча пособие күләме март аенда 1 500 сум тәшкил итә, 1 апрельдән пособие түләүнең билгеләнгән чоры тәмамланганчыга кадәр – алдагы эш урыны буенча уртача хезмәт хакына карамастан, МХХК күләмендә, һәр балигъ булмаган балага өстәмә түләү белән;

- 1 апрельдән соң эшсез дип танылган гражданнарга эшсезлек буенча пособие теркәлү датасыннан алып 30 июньгә кадәр, алдагы эш урыны буенча уртача хезмәт хакына карамастан, минималь хезмәт хакы күләмендә билгеләнә, һәр балигъ булмаган балага өстәмә түләү белән. Ә эшсезлек буенча пособиенең калган чорында – 1 500 сум күләмендә.

1 марттан соң эшен югалткан һәм эшсезлек башланганчы бер ел дәвамында 26 атнадан да ким булмаган вакыт эчендә хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы пенсия алды яшендәге гражданнарга эшсезлек буенча пособие 12 ай дәвамында түләнә, шул ук вакытта:

- 1 апрельгә кадәр теркәлгәннәргә эшсезлек буенча пособие күләме март аенда уртача хезмәт хакының 75 % күләмендә билгеләнә, әмма эшсезлек буенча пособиенең минималь күләменнән ким булмаган һәм максималь күләменнән күп булмаган күләмдә; 1 апрельдән 30 июньгә кадәр – алдагы эш урыны буенча уртача хезмәт хакына карамастан, минималь хезмәт хакы күләмендә билгеләнә, һәр балигъ булмаган балага өстәмә түләү белән. Ә эшсезлек буенча пособиенең калган чорында – уртача хезмәт хакының 60 % һәм 45 % күләмендә, әмма эшсезлек буенча пособиенең минималь күләменнән ким булмаган һәм максималь күләменнән күп булмаган күләмдә;

- 1 апрельдән соң эшсез дип танылганнарга эшсезлек буенча пособие, элеккеге эш урыны буенча уртача эш хакына карамастан, теркәлү датасыннан 30 июньгә кадәр минималь хезмәт хакы күләмендә билгеләнә, һәр балигъ булмаган балага өстәмә түләү белән. Ә эшсезлек буенча пособиенең калган чорында – уртача хезмәт хакының 75 %, 60 % һәм 45 % күләмендә, ләкин эшсезлек буенча пособиенең минималь күләменнән ким булмаган һәм максималь күләменнән күп булмаган күләмдә билгеләнә.

Әгәр гражданин элек эшләмәгән булса, яки мәшгульлек үзәкләренә эшендә бер елдан артык тәнәфес ясаганнан соң мөрәҗәгать иткән, яки хезмәт дисциплинасын бозган яки башка гаепле гамәлләр өчен эштән азат ителгән булса, эшсез дип танылу датасына карамастан, эшсезлек буенча пособие район коэффициентына арттырылган минималь күләмдә (1 500 сум) билгеләнәчәк. Гражданин мондый пособиене өч ай алачак.

Ел ахырына кадәр эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме арттырылды һәм ул минималь хезмәт хакы күләменә тиң – 12 130 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International