Шушы көннәрдә «Тормыш искиткеч!» программасы кысаларында Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова Инстаграмда чираттагы туры эфир уздырды.
Уен формасында балалар белән чын дусның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге, дуслык мотивлары һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Туры эфирда 32 кеше катнашты, алар арасында 6 социаль хезмәт алучы да бар иде.