Чүпрәле районының «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр арасында «Мин хәтерлим! Мин горурланам!» дигән шигырь уку конкурсы үткәрделәр. Патриотик юнәлештәге чара балалар игътибарын Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләргә җәлеп итү максатыннан, Хәтер һәм дан елы кысаларында оештырылды.
Катнашучылар конкурска социаль педагог Надежда Шубина җитәкчелегендә әзерләнделәр. Балалар үз чыгышларында дәһшәтле сугыш чорының бөтен куркынычлыгын һәм кайгыларын җиткерергә тырыштылар.
Тәрбиячеләр ярдәме белән балалар шигырьләр өйрәнеп кенә калмадылар, ә чыгыш ясау өчен образлар да уйлап таптылар. Күпчелек шигырь укучылар солдат формасы кигән иде.
Иң яхшыларны сайлап алу жюри әгъзалары өчен бер дә җиңел булмады. Конкурс нәтиҗәләре буенча төрле яшь төркемнәрендә өч бала җиңүче булды. Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.