Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Кукмараның «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, социаль хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар «Үлемсез полк» акциясенә кушылдылар.
2020 елның 29 апреленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 27 969 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 10 461 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,38 % тәшкил итә.
Хәтер һәм дан елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова тыл хезмәтчәннәре өчен открыткалар ясау буенча дистанцион мастер-класс үткәрде.
Татарстанда беренче бала тапкан 542 яшь ана һәм өченче баласы туган 107 хатын-кыз 2020 елның 24 апреленә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
29 нчы апрель көнне Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Наталья Кудряшова «Ничек җинаять корбаны булмаска?» дигән темага дәрес үткәрде.
Бөгелмәнең «Салават күпере» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Ольга Лукашова «Ачык дөнья» клубының инвалид балалары өчен «Музыкаль карусель» дигән танып-белү дәресе үткәрде..
Узган елның октябрь аеннан Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Зәйнең 6 нчы урта мәктәбе базасында «Мин үз-үземә ия булырга өйрәнәм» дигән программа кысаларында эш алып бара.
Югары Ослан районында коронавирус йогышын профилактикалау буенча күрелә торган чаралар шартларында 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарга азык-төлек һәм дарулар китерү буенча кайнар линия эшли.
Апрель аенда «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече республикада өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында «Тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе» дигән социаль технологияне тормышка ашыру буенча дистанцион тест үтте.
Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар район мәгариф бүлегеннән ярдәме алдылар.