«Тылсым» комплекслы үзәге «Үлемсез полк» акциясенә кушылды

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Кукмараның «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, социаль хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар «Үлемсез полк» акциясенә кушылдылар.

«Үлемсез полк» тарихи-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төп бурычы – һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышы буыны турында хәтерне саклау. Учреждение директоры урынбасары Инна Багавиева үзенең батыр бабасы турында сөйләде, социаль хезмәтләр алучы Гөлсирә Фәйзуллина тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышында катнашкан Равил Фәйзуллин турында хатирәләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International