Түбән Кама яшүсмерләре Җиңү көненә бәйрәм открыткалары ясадылар

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Хәтер һәм дан елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова тыл хезмәтчәннәре өчен открыткалар ясау буенча дистанцион мастер-класс үткәрде. Чарада социаль хезмәт алучы тугыз балигъ булмаган бала катнашты.

Балалар георгий тасмасын ясадылар, кәгазьдән таҗлар кистеләр, алардан чәчәкләр җыйдылар һәм котлау открыткаларын бизәделәр. Иҗади процесс барышында балалар сугыш темасына үз фикерләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International