Бөгелмәнең «Салават күпере» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Ольга Лукашова «Ачык дөнья» клубының инвалид балалары өчен «Музыкаль карусель» дигән танып-белү дәресе үткәрде.
Чара видеоэлемтә ярдәмендә, «Көйне танып бел» уены формасында узды. Балаларның музыкаль хәтерен тикшерү өчен белгеч мультфильмнардан җырлар һәм музыка уен кораллары авазлары кулланды.
«Мультикны таны» конкурсы балаларда аеруча кызыксыну уятты, анда катнашучылар Совет чоры мультфильмнарыннан популяр җырлар танып белделәр. Балаларга ярдәмгә аларның әти-әниләре килде, алар да бик теләп вакыт үткәрделәр.
Дәреснең йомгаклау өлешендә балалар педагог белән бергә берничә бармак күнегүләрен өйрәнделәр.