Офлайннан онлайнга күчү

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Узган елның октябрь аеннан Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Зәйнең 6 нчы урта мәктәбе базасында «Мин үз-үземә ия булырга өйрәнәм» дигән программа кысаларында эш алып бара.

Килеп туган хәл һәм катнашучыларның дистанцион укуга күчүе шартларында программа ZOOM платформасында онлайн-дәресләр үткәрү өчен җайлаштырылган.

27 апрельдә онлайн форматта беренче дәрес узды. Платформаны апробацияләү уңышлы узды. Катнашучылар үзизоляция һәм дистанцион укыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Конференциядә катнашучыларга үзизоляция вакытында тынычлыкны саклау буенча киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International